Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Наталья Минязева һәм Динара Хәйретдинова балалар өчен акбур белән асфальтта рәсем ясау бәйгесе оештырды.
Чара балалар мәйданчыкларда, ишегалларында "Россия - минем Ватаным" исеме астында узды. Ул балаларның иҗади потенциалын үстерү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү максатында үтте.