Норлатның халкыны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Бинк” социаль-эшлекле клубы вәкилләре белән берлектә эшсез гражданнар өчен чара үткәрде. Әлеге чара эшсезләрне социаль яраклаштурга багышланган иде.
Чарада эшкә урнашу буенча авырлыклар белән очрашучы 30 кеше катнашты.
Белгечләр сүзләренә караганда, социаль адаптацияләү дәресләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, эшсез гражданнардан төркемнәр социаль-психологик билгеләр, хезмәт эшчәнлегенә мотивацияләрнең дәрәҗәсе, шулай ук шәхси сыйфатларын да исәпкә алып формалаштырыла.