Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре республика күргәзмәсендә катнашты

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Минем шәһәр. Минем талант" күчмә күргәзмәсендә катнашты. Ул  "2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды. 

Күргәзмәдә жюрига "Социаль иҗат" проекты тәкъдим ителде. 

Чара йомгаклары буенча төрле эшчәнлек өлкәләренә кагылышлы иң яхшы проектлар сайлап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International