Министрлык карамагындагы учреждениеләр Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараларда катнашты

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулу уңаеннан чаралар үтте. Бу датага багышланган акция һәм митингларда Министрлык карамагындагы учреждениеләр дә катнашты. 

Әйтик, кичә Кукмараның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты. Шундый ук митинг Әлкидә узды. Анда "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре катнашты. 

Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Без онытмыйбыз, хөрмәт итәбез" дип исемләнгән акция үткәрде. Ул яшь буында патриотизм һәм бердәмлек рухын үстерүгә юнәлтелгән иде. 

"Тормыш хакына" дип исемләнгән әхлакый-патриотик чара Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үтте. Биредә үзәк карамагындагылар белгечләр белән берлектә сугыш чоры балалары өчен бәйрәм оештырды. 

Шулай ук әлеге көн уңаеннан Менделеевскның "Өмет Яры"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагылар оригами техникасын кулланып торналар ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International