"Веста" үзәге белгечләре патриотик тәрбия бирүче чара үткәрде

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара үтте. 

Акция кысаларында балалар Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре янында булып кайтты. Балалар матур итеп шигырьләр сөйләде, өлкәннәргә үз куллары белән ясаган рәсемнәр һәм күгәрченнәр бүләк итте. Ветераннар хатирәләре белән уртаклашты, сугыш елларының авыр вакыйгаларын искә төшерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International