"Исеңә төшер. Кил. Эшлә" социаль акциясе "Наз" үзәге белгечләре тарафыннан үткәрелде

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннары, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, төрле категория гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм волонтерлар катнашында истәлекле очрашу узды. 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Волонтер" үзәге белән берлектә "Исеңә төшер. Кил. Эшлә" социаль акциясе оештырды. Акция кысаларында катнашучылар ак кәгазьдән кошлар ясап, аларны зәңгәр диварга беркетте, ветераннар хатирәләре белән уртаклашты.

Барлык катнашучылар да һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International