Вахитов районында 10 предприятие эшсезләргә вакансияләрен тәкъдим итте

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсен оештырды. Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 10 оешма үзенең вакансияләрен тәкъдим итте.

Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре 396 вакансия тәкъдим итте, шуларның 385е – эшче белгечлекләре буенча. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шулай ук 347 кешегә эшкә урнашу, 11 кешегә – һөнәри укыту, 4 кешегә – халыкны эш белән тәэмин итү, 3 кешегә – хезмәт һәм социаль гарантия мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International