56 эшсез граждан Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үзган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды.

Искәртеп үтик, ярминкә эшчәнлегендә ҖЧҖ СК "Ренессанс Жизнь", ҖЧҖ "ЖКХ Инвест плюс" һәм ИП Шагиева кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 33 вакансия тәкъдим ителде: бухгалтер, менеджер, консультант, риэлтор,белгеч, сметчик, слесарь-сантехник, шиномонтажник, урам себерүче һәм башкалар.

Әлеге ярминкәдә 56 эшсез граждан катнашты, шуларның 10сы алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International