2016 елның 21 июнь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15889 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 318 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечен тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 32742гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3582 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 618 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 255е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 144кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.