15нче июннән 21нче июнгә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр саны эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Монда 108 кеше эшсез калган. Шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 74 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 38, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 42, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 23, энергетика тармагыннан – 11, коммуналь хезмәтләрдән – 18, сәламәтлекне саклаудан – 19, төзелештән – 33, авыл хуҗалыгыннан – 17, дәүләт хезмәтеннән – 24, финанс эшчәнлегеннән – 38, кунакханә бизнесыннан – 5, файдалы казылмалар табудан – 19 кеше эшеләреннән азат ителгән.