Халыкка социаль хезмәт күрәтү учреждениеләре Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулуга багышланган чараларда катнашты

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Министрлык карамагындагы учреждениеләр Хәтер һәм кайгы көненә багышланган акция һәм чараларда катнашты.

Шулай итеп, Теләченең «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үзәк паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты. Бу митинг вакытында һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

 Чиремшәннең “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге белгечләре туган як музеена балалар өчен экскурсия оештырды. Биредә балаларга Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары турында сөйләделәр.

Балык Бистәсенең "Ышаныч" үзәге хезмәткәрләре аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып кайтты.

Шулай ук Яр Чаллының комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре шәһәр митингында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International