Министрлыкта коррупциягә каршы комиссия утырышының чираттагысы узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча Комиссиянең чираттагы  утырышы үтте.

Утырыш барышында күп кенә сораулар каралды. Коррупцион һәм башка хокук бозулар өчен җаваплы хезмәткәр Рөстәм Фәйзуллин хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарына мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәләрен хәбәр итте.

Аннары социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты белән идарә итү бүлеге башлыгы Алмаз Абдуллин 2016 елда социаль хезмәт күрсәтү нормативы кысаларында башкарылган  тикшерү турында доклад белән чыгыш ясады. 

Моннан тыш, утырышта аерым мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Бирегә Лениногорскның "Алый парус" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт директорлары чакырулы иде. Алар  коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында сөйләде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International