Бүген Казанда Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне узды.
Митингта ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм битараф булмаган гражданнар катнашты. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк штабы рәистәше Игорь Бикеев һ.б. бар иде.
Шәһәр яшьләре, сугыш еллары буыннарына рәхмәт белдерү һәм хөрмәт йөзеннән, күккә йөзләгән кара һәм кызылт сары һава шарлары очырды. Аннары митингта катнашучылар Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды һәм ветераннар алдында баш иде.