Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре төбәкара конференциядә катнашты

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

16-17 июнь көннәрендә Саратов шәһәрендә хокук бозуларны профилактикалау һәм балигъ булмаганнарны социальләштерү һәм реабилитацияләүнең  нәтиҗәле технологияләрен һәм ысулларын гамәлгә кертү һәм тарату буенча төбәкара конференция узды. 

Чарада Саратов өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Горемыко, Федерация Советы , Эчке эшләр министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты. балалар һәм яшүсмерләр җинаятьчелеген булдырмау, "тәрбиягә авыр бирелүче" балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләү мәсьәләләре хакында сөйләшергә илнең 44 төбәгеннән 100гә якын делегат килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International