Яңа Чишмә районында вакансияләр ярминкәсе узачак

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

28 июнь көнне Яңа Чишмә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре кече вакансияләр ярминкәсе оештыра. 

Чарада эш бирүче предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

Ярминкәдә катнашучылар әлеге предприятиеләр вәкилләре белән аралаша, эшкә урнашу өчен юллама ала, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча консультация хезмәте ала алачак. 

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 9.00да башлана.

Чара Яңа Чишмә ав., Ленин ур., 93 адресы буенча уза.

Өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон: 8 (84348) 2-23-43.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International