Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалында Манзара тапшыруының кунагы булды.
Ул 14 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыру, балигъ булмаган гражданинны эшкә алучы алдында нинди бурычлар торуы, балигъ булмаганнар өчен нинди эш вакыты һәм эш сменасы озынлыгы билгеләнгән икәнлеге хакында сөйләде.
Тапшыру эфирга иртәгә - 23 июньдә чыгачак.