Шушы көннәрдә Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында мөмкинлекләре чикле, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен чүлмәк ясау буенча чара уздырылды.
Чара барышында кулның вак моторикасын үстерүгә юнәлтелгән дәресләр үтте.
Белгечләр сүзләренә караганда, әвәләп әйбер ясау балаларның сенсор үсешен яхшырта, сөйләшү мөмкинлеген арттыра, коммуникатив күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә.