Кичә Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар өчен социаль технологияләр презентациясен үткәрде.
"Гаилә терапевты" социаль технологиясен тәкъдим итүдә Питрәч районы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре катнашты. Искәртеп үтик, әлеге технология гаиләдә аерылышулар һәм башка кризис хәлләрне булдырмауга юнәлтелгән.