2016 елның 2 июнь көнне Халыкара балаларны саклау көне уңаеннан Теләченең “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре исәптә торучы мөмкинлекләре чикле балаларга күчтәнәчләр өләште. Әлеге хәйриянең спонсорлары булып шәхси эшмәкәрләр Хакимова һәм Шайхутдинов торды.
Балалар килгән кунакларны бик сөенеп каршы алды. Озатып калганда, күтәренке кәеф белән, рәхмәт сүзләре җиткерде.