Балаларга карата көч куллануга каршы чара Бөгелмәнең "Салават күпере" үзәгендә узды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган чаралар үткәрде. 

Әлеге бәйрәм 50 дән артык гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны үз эченә алды. Малайлар һәм кызлар А В. Баталов исемендәге театрга чакырылды. Алар "Иске ихлас әкият" спектаклен карады. 

Һәр баланы биредә туңдырма белән сыйладылар, шарлар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук социаль хезмәтләр алучы гаиләләр белән балаларга карата көч куллануга каршы чара оештырылды. Монда катнашучылар психологлар белән әңгәмә корды, булган проблемалы хакында сөйләште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International