"Балага ярдәм ит" хәйрия акциясе Тәтеш районында үтте

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан быел да "Балага ярдәм ит" хәйрия акциясе оештырылды. 

Әлеге акция кысаларында инвалид, йөрешендә өченче дәрәҗә чикләүләре булган балалар өчен акчалар җыела.

Акциядә шәһәр халкы, шулай ук социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнаша. Җыелган акчалар авыру балаларның әти-әниләренә тапшырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International