"Балачак иле" конкурсы җиңүчеләре һәм номинантлары бүләкләнде

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балачак иле" конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

Үзәк белгечләре билгеләвенчә, быел бәйге төбәк дәрәҗәсендә үтте, чөнки биредә Республика районнарыннан балалар һәм яшүсмерләр катнашты. 

Быел да җиңүчеләрне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм мәйданы балаларны сюрпризлар белән сөендерде. Аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International