Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларны яклауга багышланган чаралар үткәрде.
Май ае башыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан "Бәхетле бала" хәйрия акциясе игълан ителде. Биредә һәр теләгән кеше аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен татлы бүләкләр әзерли алды.
Бүген исә үзәк белгечләре "Күңелле шәһәрчек" уен мәйданчыгы оештырды. Биредә балалар уеннарда катнашты.