Республика ведомствоара комиссия эшчәнлеге барышында ДБУ "Болгар урман хуҗалыгы" хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы Спасс районы предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды. 

Шулай итеп, ДБУ "Болгар урман хуҗалыгы" 43 хезмәткәренә 103 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International