Вахитов районында 10 оешма эшсезләргә вакансияләр тәкъдим итәчәк

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

22нче июнь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак.

Әлеге чарада районның 10 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри укыту һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырачак.

Ярминкә Казан шәһәре, Зинин, 3нче йорт адресы буенча уза. 

Башлану вакыты: 9.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International