Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте вәкилләре белән берлектә "Хәзинәләр утравы" исемле бер көнлек походка юл тотты.
Приют педагоглары сүзләренә караганда, биредә балалар туган як табигатеннән яхшы тәэсирләр туплады. Яшь туристлар учак ягу, ашарга пешерүдә зурларга булышты. Шулай ук алар табигатьтә спорт ярышларында катнашып, каршылыклар юлын үтте.