23 нче июньдә Әтнә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Биредә эшсез һәм яна эш урыннары эзләүче гражданнарга район предприятиеләре вакансияләрен тәкъдим итәчәк.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин булачак. Моннан тыш, теләгән кеше һәнәри ориентация буенча тест һәм мәшгульлек, хезмәт кануннары буенча консультация уза алачак.
Чара Әтнә авылы, Совет урамы буенча урнашкан 63 нче йортта уза.
Башлана 09.00 сәгатьтә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84369) 2-16-51.