Кызыклы чаралар Бөгелмәнең "Ялкын" приютында узды

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Сәламәтлек көне үткәрелде. Әлеге чара тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән иде. 

Бу чараны оештыруда Бөгелмәнең һөнәри педагогика көллияте студентлары актив катнашты. Биредә балалар  "Скаут" квестын узды. Аның барышында малайлар һәм кызлар аралашуның коммуникатив модельләрен кулланырга өйрәнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International