Казанда Социаль хезмәткәрләр форумы узды

2016 елның 18 июне, шимбә

17 июнь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Әлеге чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы "Бердәм Россия"  фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты.

Ел саен 8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел тантаналы чара иң алдынгы социаль хезмәткәрләрне җыеп, Филармония залында узды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның язында республиканың социаль хезмәтне иң яхшысы булып танылды. 

- Минем сезгә махсус рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу куәтле структура һәм 90нчы елларда күпләр сезгә өметләнде, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үзенең сәламләү сүзендә. 

Татарстанда социаль яклау өлкәсендә якынча тугыз мең хезмәткәр эшли. Хезмәт алучылар саны егерме тапкыр күбрәк. Күренеп тора, аларга зур җаваплылык салына. 

- Ветераннарга рәхмәт, алар 25 ел дәвамында иң катлаулы елларда да халык һәм хакимиятне бәйләп торучы ролен үтәде. 90 нчы еллардагы бөек батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!,  - дип рәхмәтен җиткерде ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. 

Чарада, гадәттәгечә, "Иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсына йомгак ясалды. Үзләренең лаеклы бүләкләрен социаль эш белгечләре, социаль педагоглар, тәрбиячеләр, психологлар, шәфкать туташлары, инвалидларны реабилитацияләү буенча белгечләр һәм башка конкурсантлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International