377 эш эзләүче Идел буе районының вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 17 июне, җомга

Бүген Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада районның 9 предприятиесе һәм оешмасы вәкиле катнашты.

Кече ярминкәгә 377 эш эзләүче килде, аларның 33енә эшкә урнашу өчен юлламалар тапшырылды.

Шулай ук биредә 29 гражданга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелде. 38 кеше мәшгульлек хезмәте тәкъдим итә торган хезмәтләр турында белешмәләр алды.

Ярминкәдә катнашучыларга гәҗит, журнал, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International