Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия көненә багышланган акция оештырылды.
Тәрбияләнүчеләрне биредә бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның символлары белән таныштырдылар. Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары балалар белән "Россия – минем йортым" чарасы үткәрде. Максаты - малайлар һәм кызларда туган илгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.