Түбән Каманың "Балкыш" приютында кул эшләнмәләре күргәзмәсе утте

2016 елның 10 июне, җомга

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында табигый материалдан кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.

Үз эшләрен биредә учреждениедә тәрбияләнүче 3 яшьтән алып, 16 яшькәчә балалар тәкъдим итте. 

Приют белгечләре билгеләвенчә, малайлар һәм кызлар фантазия һәм иҗади күнекмәләрен эшкә җигеп тырышып әйберләр ясады, сәләтләрен ачты, шатлык кичерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International