Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен һөнәри укыту оештыра.
2016 елның апрель аенда эшсезләр арасыннан 13 кешедән торган группа оештырылды һәм ШПУУ “Сәүдә – технология көллиятенә” камыр эшләнмәләре остасы һөнәренә укырга җибәрде.
Курсларда тыңлаучылар теоретик дәресләрдән тыш, “Беренче номерлы ашханәсендә”, “Дача”, “Карамель” кафеларында һәм шулай ук ҖЧҖ “Мәктәп туклануы” җитештерү мәйданында гамәли дәресләр үтте.
2016 елның 8 июнендә уку квалификация имтиханы тапшыру белән төгәлләнде. Имтиханны уңышлы тәмамлау өчен үзең теләгән ризыкны пешерергә һәм әзерләү технологиясе турында сөйләргә, җитештерү практикасын үтү буенча отчетны фоторәсемнәр белән исбатлап тапшырырга һәм имтихан комиссиясе биргән сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Имтихан ахырында һәр тыңлаучыга таныкнамә тапшырылды һәм һөнәри дәрәҗә билгеләнде.