Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының актлар залында Координацион советы утырышы узды.
Әлеге утырышта хезмәт шартларын махсус бәяләүче Министрлык, Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре катнашты.
Биредә хезмәт шартларын бәяләү нәтиҗәләренең туры килүен декларацияләү хакында сүз барды. Катнашучыларны кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде.