Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы кече төркемдә тәрбияләнүче балалар Чаллы курчак театрында булып кайтты.
Спектакльдән соң балалар күргәннәре турында фикер алышты, кичерешләре белән уртаклашты.
Биредә балаларга бүләкләр дә тапшырылды.