Балаларның тою хисен яхшырту максаты белән Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында арт-терапиянең "Ком терапиясе" ысулы нәтиҗәле кулланыла.
Приют белгечләре сүзләренә караганда, ком белән уйнап балалар үз дөньясын булдыра, үзен тылсымчы итеп тоя.
Шул рәвешле әлеге ысулны кулланып, психологик проблемасы булган бала әкеренләп карап торучыдан үз тормышын төзүчегә әйләнә.