Бүген Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясен тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәткәрләр өчен лекция оештырды.
Әлеге чара өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен тота белү сәләтен формалаштыру, шәхси куркынычсызлыгына һәм үз мөлкәтенә игътибарлылыгын арттыру максаты белән узды.