"Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр һөнәр юнәлеш бирүче экскурсиядә катнашты

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Яр Чаллының  "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ЯАҖ "КАМИНЗ КАМА" базасында үткән "Family day"  бәйрәменә чакырулы иде.

Укучыларга биредә компания турында видеоязма күрсәттеләр. Соңыннан балаларны махсус киемнәр белән тәэмин итеп, алар өчен завод буенча экскурсия оештырдылар. 

Приют тәрбиячеләре сүзләренә караганда, бу чара киләчәктә балаларга дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International