Сәләтлеләр көне Менделеевскның "Камские зори" приютында узды

2016 елның 5 июне, якшәмбе

Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында лагерь тормышы кызыклы һәм файдалы үтә. Биредә һәр көн үз девизы астында оештырыла. 

Бүгенгесе "Талантлар көне" итеп игълан ителгән иде. Көннең беренче яртысы зарядкадан башланды. Соңыннан балалар үз бүлмәләрен тәртипкә китерде, төшкә таба викторинада катнашты. 

Көннең икенче яртысында балалар "Алло, без талантлар әзлибез" конкурсында көч сынашты. Биредә балалар үзләренең сәләтләрен күрсәте, осталыкларын ачты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International