Казанның 10 предприятие һәм оешмасы вакансияләр тәкъдим итәчәк

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

17 нче июнь көнне Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештыра. Чарада Казанның 10 предприесе һәм оешмасы вәкиле катнашачак. 

Килүчеләр әлеге предприятиеләр вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу өчен юллама ала, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча консультация хезмәте алачак. 

Чара Казан шәһәре, Бертуган Касыймовлар  урамы, 22/7 йорт адресы буенча уза. 

Башлану вакыты: 12.00 сәгатьтә. 
Белешмәләр алу өчен 224-86-66 телефоны буенча чылтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International