2016 нчы елның 14 нче июнь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16207 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 161 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,79% күрсәткечендә саклана.
Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 31839га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1973 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 590 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 308е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 81 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.