8-14 июнь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Монда 85 кеше эшсез калган. Шулай ук эштән китүчеләрнең күпчелеге азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 74 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшен калдыручыларның саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 41, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 34, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 27, энергетика тармагыннан – 6, коммуналь хезмәтләрдән – 26, сәламәтлекне саклаудан – 20, төзелештән – 27, авыл хуҗалыгыннан – 15, дәүләт хезмәтеннән – 26, финанс эшчәнлегеннән – 34, кунакханә бизнесыннан – 12, файдалы казылмалар табудан – 18 кеше эшеннән азат ителгән.