Ата-ана белән балалар мөнәсәбәте турында Түбән Каманың "Веста" үзәгендә сөйләштеләр

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Альбина Шәмиева "Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләрне җыйды. Ул ата-ана белән балалар мөнәсәбәтенә багышланган тренинг уздырды. 

Тренинг башында катнашучылар "Тамаша", "Мәхәббәт кояшы", "Әти-әни буларак мин нинди" күнегүләре үтте. Очрашу "Минем донья" дип исемләнгән гамәли өлеш белән дәвам итте. 

Ахырда катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International