Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Юмарт күңел” проекты эшләре алып барыла.
Әлеге проектның төп бурычларының берсе – хезмәт аша мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәмгыятьтә тулы социаль адаптациясен булдыру. Проектта катнашу - ул яңа тормыш тәҗрибәсе алу өчен, әйләнә-тирә турында күзаллауларын киңәйтүгә, өй эшләренә сакчыл караш һәм ихтирам тәрбияләү өчен уникаль мөмкинлек. Балалар хезмәттә үсемлекләрне, чәчәкләрне, яшелчәләрне тәрбияләргә өйрәнәләр. Олылар хезмәтенә кызыксыналар.