Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы үтте. "Күңелле җәй" дип исемләнгән әлеге искиткеч чараны белгечләр һәм хәйриячеләр инвалид балалар өчен оештырды.
Клоуннар балалар белән күңел ачу уеннары уздырды. Ә Юля Хаматшина бәйрәмне шарлар белән бизәде. Анастасия Добровина балалар исеменнән тернәкләндерү үзәге директоры Мария Беловага комнан ясалган рәсем бүләк итте.