Экология көне "Кама таңнары" приютында узды

2016 елның 10 июне, җомга

Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Экология көнен үткәрү кысаларында тематик чаралар әзерләде. 

Педагог Светлана Филиппова белән берлектә балалар тирә-якны карап, йөреп кайтты. Биредә балалар агач исемнәрен, алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылганын белде. 

Малайлар һәм кызларның белемнәрен тирәнәйтү максаты белән "Экологик светофор" уены үткәрелде. 

Көннең икенче яртысында педагоглар Наталья Крестьянинова һәм Айсылу Җамалетдинова "Сәламәтлек бәйләме" уен-викторинасы уздырды. Биредә балалар бик теләп табышмакларга җавап бирде, кроссвордлар, ребуслар чиште, сорауларга җавап эзләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International