7-8 июньдә Минск шәһәрендә Беларусь һәм Россия регионнарының өченче форумы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. "Инвалидлар һәм өлкән гражданнар белән эшләүнең яңа алымнары" түгәрәк өстәл утырышы кысаларында ул "Татарстан Республикасында заманча социаль хезмәт күрсәтү хезмәте" темасына доклад белән чыгыш ясады.