15 нче июнь көнне Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Биредә Казан шәһәре предприятиеләре дә катнашачак.
Эш эзләүчеләргә билет сатучы, трамвай йөртүчесе, кондуктор кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча уза.
Чара 10.00да башлана.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (84371) 5-64-95, 5-54-02.