10 нчы июнь көнне Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта Балаларны яклау көне уңаеннан "Кояшлы кәеф!" социаль-мәдәни анимацион чарасы узачак.
Бәйрәмдә интернат-йорт белгечләре, Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студент-волонтерлары һәм "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды катнашачак. Шулай ук биредә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы да планлаштырыла.
Чара Олы Дәрвиш, Лесная урамы, 1 йорт адресы буенча уза.