"Иҗтимагый инициатива – 2015" Республика конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инде 5 ай дәвамында мөмкинлекләре чикле балалар белән фототерапия дәресләре үткәрелә.
Белгечләр сүзләренә караганда, мөмкинлекләре чикле балага шәхес буларак формалашу һәм сәләтен ачу өчен югары психик функцияләрне коррекцияләү һәм үстерү зарур.